20 январь Татарстан Республикасының беренче президенты, Дәүләт киңәшчесе, якташыбыз Минтимер Шәймиевка 80 яшь тулу уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре гражданлык хәле актларын теркәү залында “Актаныш улы – Илбашы” дигән тантаналы кичә уздырды.
Мин гап - гади укытучы.
Яңа Әлем мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Тәбикмәк-тәмле икмәк" исемле конкурс уткәрелде.
Яңа Әлем мәдәният йортында Минтимер Шэрип улы Шаймиевнын 80 яшьлек юбилее унаеннан татар халык ашларына яшь киленнэр арасында конкурс оештырдык. Киленнәребез Минтимир Шэрип улы Шаймиевның яраткан ризыклары: тары тәбикмәге, кыстыбый, балан, алма пироглары һәм башка бик күп төрле ризыклар пешереп алып килгәннәр иде. Иң уңган киленебез булып Сарварова Лилия калды. Табын артында бергэлэшеп анын турында мэгълумэт тынлап, горурланып, тәмле ризыклар белэн чэй эчеп таралыштык.
20 нче январь көнне Татарстанның Беренче Президенты - Минтимер Шэрип улы Шэймиевка -80 яшь.
Миңтимер Шәрип улы Шәймиевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан "Җырлыйк әле бәйгесе"
20 нче гыйнвар көнне башлангыч класслар атналыгы кысаларында Аккүз мәктәбе филиалы булган Михайловка башлангыч мәктәбендә II-IV классларда "Путешествие по Литературию" темасына ачык дәрес һәм "Кошлар - безнең дусларыбыз" дигән исем астында класстан тыш чара үткәрелде. Ачык дәрес һәм класстан тыш чараны башлангыч класс укытучысы А.Ф.Исламова үткәрде. Дәресләр мәктәп директоры И.Ә.Шакиров, укыты-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Д.Й.Исламова һәм Аккүз мәктәбенең башлангыч класс укытучысы А.Ф.Хисамова тарафыннан тыңланып, анализланды. Шул ук көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә I-IV класс укучылары катнашында татар теле һәм әдәбияты буенча "Тамчы шоу" уены үткәрелде. Уенны башлангыч класс укытучысы Э.Ф.Гарипова оештырды һәм алып барды.
Отчет җыелышы.
Киров авыл китапханәчесе "Тамчы" балалар бакчасында булды. Анда, экология елына багышлап, табигать темасына әкиятләр, шигырьләр укылды. Соңыннан төрле кызыклы уеннар уйналды.