Легендар шәхес

2017 елның 21 гыйнвары, шимбә
20 гыйнвар көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә укучы балалар өчен Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең юбилее уңаеннан "Беренче Президентыбыз" дигән әдәби сәгать  үткәрелде. Минтимер Шәрип улының балачагы, яшүсмер вакытлары турында Батулланың "Илбашы"  әсәреннән өзекләр кычкырып укылды, тәкъдим ителгән викторина сораулары буенча әңгәмә уздырылды. Президент турында "Татар халкының Минтимере" дигән электрон презентация күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International