20 нче гыйнвар көнне башлангыч класслар атналыгы кысаларында Аккүз мәктәбе филиалы булган Михайловка башлангыч мәктәбендә II-IV классларда "Путешествие по Литературию" темасына ачык дәрес һәм "Кошлар - безнең дусларыбыз" дигән исем астында класстан тыш чара үткәрелде. Ачык дәрес һәм класстан тыш чараны башлангыч класс укытучысы А.Ф.Исламова үткәрде. Дәресләр мәктәп директоры И.Ә.Шакиров, укыты-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Д.Й.Исламова һәм Аккүз мәктәбенең башлангыч класс укытучысы А.Ф.Хисамова тарафыннан тыңланып, анализланды. Шул ук көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә I-IV класс укучылары катнашында татар теле һәм әдәбияты буенча "Тамчы шоу" уены үткәрелде. Уенны башлангыч класс укытучысы Э.Ф.Гарипова оештырды һәм алып барды.