“Актаныш улы – Илбашы” дигән тантаналы кичә .

2017 елның 21 гыйнвары, шимбә

20 январь Татарстан Республикасының беренче президенты, Дәүләт киңәшчесе,  Минтимер Шәймиевка – 80 яшь. Шул уңайдан үзәк китапханә хезмәткәрләре гражданлык хәле актларын теркәү залында  Актаныш мәктәбенең 9, 10, 11 класс укучылары, китап укучылар өчен “Актаныш улы – Илбашы” дигән тантаналы кичә уздырды. Чара Габделфәт Сафинның  “ Без булдырабыз” видеоклибы белән башланып китте. Кичәдә  олуг шәхеснең тормышын, эшчәнлеген яктырткан электрон презентация күрсәтелде. Аның  балачагы, яшьлеге, гаиләсе, эшчәнлеге турында хәтирәләр  сөйләгән видеоязмалар белән аралаштырып  барылды. Шулай  ук “Актаныш-туган төбәге, Әнәк - гомер бишеге” исеме белән китап күргәзмәсе эшләде, видеотаныштыру күрсәтелде. ”Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе әгъзасы Роберт Сәләхиев Минтимер Шәймиевка багышлап язган шигырен укыды. Тантанага Минтимер Шәрипович белән бергә эшләгән районыбызның олуг шәхесе Баязит Мөхәммәтов чакырылган иде. Ул үзенең хәтирәләре, матур истәлекләре белән уртаклашты. Җырчыларыбыз Э.Габдуллина, А.Шарапов, А.Арсланова, А.Амируллин, Р.Мусин матур җырлары белән кичәбезне ямьләде. Чара ахырында китапханә директоры Л.Җ.Шамсунова  Актанышыбызда 2017 ел “Кече Ватан  елы” дип игълан ителүен, ә бу чара аның башлангычы икәнен  искәртеп үтте. Очрашуга килгән “Агыйдел дулкыннары” әдәби  берләшмәсенә, Б.Мөхәммәтовка истәлек бүләкләре тапшырды. Олуг шәхес, якташыбыз, ил агасы Шәймиев Минтимер Шәриповичка котлау сүзләре юллады. Аңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, гаилә бөтенлеге теләде.

Юбилеегыз белән Минтимер Шәрипович!

  

  

  

  

  

  

  

  

  

        

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International