ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бер комбайнга уртача көчәнеш 455 гектар күләмендә туры килә. Аларга тәүлек дәвамында гомуммәйданның 3,5 %ын суктыру бурычы куелды. Сүз дә юк, 3,5 %ны үтәргә кирәк. Кичәге тәүлектә техника потенциалын күбрәк кулланган районнар да билгеле булды. Зәй, Тәтеш, Түбән Кама, Актаныш, Балык Бистәсе, Яңа Чишмә районнары үз потенциалларын арттырып үти.

Пучыда 120 урынга исәпләнгән яңа объектны торгызырга уйлыйлар.


16
август, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы прокуратурасы вәкиле,    Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор,   Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле   гражданнар  кабул итә.

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,  15 августка район басу-кырларыннан 8567 гектардан 36701 тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш 43 центнер тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актанышның Ленин исемендәге үзәк паркында барган төзелеш эшләре белән дә танышты. Биредә җәмәгать урыннарын үстерү буенча алып барыла торган дәүләт программасы нигезендә үзгәртү-яңарту чаралары күрелә. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов    Актаныш муниципаль районына эш сәфәре кылды. Сәфәрендә аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Актаныш мунициципаль районы башлыгы Фаиль Камаев озата йөрде. 


15
август, 2017 ел
сишәмбе

15 август көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актанышка эш сәфәре белән килде. Безгә килгәнче ул Мөслим районында уздырылган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә катнашкан. Аннары Минзәлә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашкан. Республика җитәкчесе Актаныштагы сәфәрен дә иң элек районыбыз басуларын караудан башлады.

Агымдагы елның август ае башыннан оешма, предприятие, учрежденияләр, шулай ук авыл җирлекләре командалары арасында мини-футбол буенча чемпионат узды.

Республика көне һәм Корбан бәйрәмендә ял көннәре билгеле булды


14
август, 2017 ел
дүшәмбе

Актаныш районында республика кысаларында паркны реконструкцияләү буенча эшләр дәвам ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International