Урып-җыю чорында Актаныш районы игенчеләре өзеклекләрсез һәм күтәренке рухта эшләсен өчен бөтен чаралар күрелә. Шуларның берсе - механизаторларга төшке ял вакытында җыр тыңлап күңел күтәрү мөмкинлеге.
Киләсе атнада ачыла, дип ышандыралар. Кыскасы, анда барган төзелеш эшләренә шушы көннәрдә нокта куелырга тора.
13 августта төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Төзүче дигән һөнәргә ия булган һәркем бик тә мактаулы һәм кешеләргә кирәкле эшләр башкара. Аларны бездә яратып, үз-үзләренә һәйкәл салучылар, дип тә йөртәләр. Еллар гына түгел, гасырлар буена хезмәт итүче объектларда йөрәк җылысы саклана. Алтынга тиң куллары зур могҗизалар тудыра. Өйләрегездәге диварларга кулларыгызны тигереп карагыз әле бер, сез шул җылыны тоймыйча калмассыз. Тормышыбызга уңайлыклар тудыручы, ямь өстәүче әлеге һөнәр ияләре хакында район башлыгы Фаил Камаев җылы сүзләрен җиткереп, газетабыз аша аларга рәхмәтен белдерде.
Укырга...
Иске Кормаш мәдәният йорты үзешчәннәре "Әнәк" агрофирмасы кырларында.
11 нче август көнне Чалманарат Һәм Бурсык авыл үзэшчәннәре белән берлектә "Наратлы" хуҗалыгы басуында игенчеләргә ял концерты куелды.
Татар Суыксуы авылында гомер итүче Иштирякова Анна Михайловна бүген, 11 август көнне, үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бүген, 11 август көнне, ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Актаныш үзәк район хастаханәсенең баш табибы итеп Айдар Рәфгат улы Хәев билгеләнде. Моңа кадәр ул район Советы Аппараты җитәкчесе вазыйфасында иде.
10 август көнне Түбән Гәрәй авылы "Тәкәрлек чишмәсе" буенда кичке уен оештырылды.