ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ул көн күпмилләтле Россия халкының аерылгысыз бердәмлеген, гомуми максатларга ирешү, уникаль тарихи хәтерне һәм илебезнең бай мәдәниятен саклау, аның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклау идеясен чагылдыра.

Мәгълүм булганча, быел 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел була. Шул уңайдан, халыкны Конституциянең төп нигезләмәләре белән таныштыру,  белемнәрен арттыру максатыннан районнарда лекцияләр оештырыла. 31 октябрь көнне Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе урынбасары Рәйсә Сәхиева технология техникумы укучыларына лекция үткәрде


3
ноябрь, 2017 ел
җомга

3 октябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре, уку залында,  балалар бакчасы хезмәткәрләренә китап укучы билеты  тапшыру акциясе уздырды.

2-ноябрь  көнне  Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Илһамият” клубында, “Су кристаллары: безнең уйлар һәм хисләр” дигән темада чираттагы дәресен уздырды.


2
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Карт авылында гомер итүче тыл ветераны Нагимова Кифая Бакир кызна 90 яшь тулды.

       2 нче ноябрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Ак калфак" хатын- кызлар иҗтимагый оешмасы кешеләре белән Фәүзия Бәйрәмованың "Кырык сырт", Гөлсинә Галимуллинаның "Ай күлгә сыенганда" китаплары белән  әдәби диспут үткәрелде.

Шахмат буенча 30-31 октябрь көннәрендә Лениногорск шәһәрендә узган Татарстан чемпионатында Актаныш шахмат мәктәбе укучылары көч сынашып кайтты. Турнирда 29 район командасы арасында Илзир Саматов, Таһир Хөрмәтуллин, Ләйсән Сәлахова, Лиана Мөхәмәтдинова составындагы Актаныш командасы IV урынны яулаган. Остазлары – Илдар Имамов. 


1
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Өстәл теннисы буенча Башкортстанның Краснокама районы Николо-Березовка бистәсендә 29 октябрь көнне зур турнир узган. 

Бадминтон буенча Татарстан беренчелеге һәм командалар чемпионатына Кама арьягы зонасы буеча сайлап алу ярышлары 29 октябрь көнне Актанышта үтте


31
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

31 октябрь көнне "Каенкай" балалар бакчасында СХТ китапханәчесе "Халык уеннарында хикмәт бар" дигән күңелле чара уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International