Карт авылында гомер итүче тыл ветераны Нагимова Кифая Бакир кызна 90 яшь тулды.
Кифая апаны олуг юбилее белән Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Карамов котлады. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырды.