3 октябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре, уку залында, балалар бакчасы хезмәткәрләренә китап укучы билеты тапшыру акциясе уздырды. Акциядә барлыгы 55 китап укучы билеты тапшырылды. Чарада "Китап укырга яратучыларга яңа китаплар" исеме белән китап күргәзмәсе эшләде. К.Җәмитнең "Килмешәк" әсәре буенча буктрейлер күрсәтелде. Китапханә директоры Шамсунова Ландыш Җәүдәт кызы акциядә катнашучыларга китап укучы билетлары тапшырды, аларны китапханәнең актив укучылары булырга чакырды. Акцииядә катнашучылар үзләре теләгән китапларны алдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)