Актанышта бадминтон буенча сайлап алу ярышлары үтте

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Районыбыз бу көнне Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Менделеевск, Тукай районы һәм шәһәрләре спортчыларын кабул итте. Актаныш спорт мәктәбе укучылары шәһәр командаларыннан калышмый, бик яхшы чыгыш ясадылар һәм кече яшьтәгеләр төркемендә дә, зурлар төркемендә дә ныклы II урынны яуладылар. Менә алар – көмеш медаль ияләре: 2003 елгылар һәм кечерәкләр: Эльвир Шәйморзин, Гөлназ Ханова, Мансур Рәхимов, Размик Микоелян, Илнур Галиев, Гөлназ Бакирова, Нияз Галимуллин, Азамат Вәлиев, Зәлия Мофаздалова, Гүзәл Хәбибуллина, Камил Насрыев, Тимур Шубин, Ислам Хәбибуллин һәм Регина Рәхимова. 2002 елгы һәм зурраклар төркеме җиңүчеләре: Ильяр Әхмәтдинов, Илнар Ибнеев, Рәзил Хәбибуллин, Азамат Рахманов, Гүзәл Бакирова, Энҗе Хаҗиева, Шәһриназ Газетдинова, Рәмзил Мофаздалов, Гадел Насыйров, Алинә Харисова, Гөльяр Әхмәтдинова. Остазлары – Алгинат Гәрәев. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International