ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2017 ел
шимбә

 30 ноябрь көнне район мәдәният йортында Республикакүләм "Тату сыйныф серләре" бәйгесенең муниципаль этабы узды. Биредә һәр мәктәпнең ата-аналар комитеты видеороликлар, кул эшләре күргәзмәсе, визитка белән чыгыш ясады. 


1
декабрь, 2017 ел
җомга

2017 ел Актаныш районы  ветераннар оешмасы өчен истәлекле, чөнки быел аның оешуына 30 ел тулды. 1 декабрь көнне Ә. Авзалова исемендәге мәдәният йортында оешма үзенең күркәм юбилеен бәйрәм итте. 

Район башлыгы Фаил Камаев котлавы

Актанышта "Дус сыйныф булу серләре" республикакүләм ата-аналар комитетлары бәйгесе муниципаль этабының җиңүчеләре билгеле булды


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

29 нчы ноябрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә әниләргә багышланган кичә үткәрелде.

1-10 декабрьдә традицион инвалидлар Декадасы уза. Шул уңайдан, бүген инвалидлар оешмасы җитәкчеләре белән очрашу узды. Сөйләшүдә район башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, муниципаль район советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, авыл җирлеге башлыклары, ветераннар советы, урыннарда инвалидлар оешмасы җитәкчеләре, мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән турыдан - туры эшләгән оешма җитәкчеләре, вәкилләре катнашты.

Өстәл теннисы буенча М.Хөснуллин истәлегенә 26 ноябрь көнне Сарман районында узган X республика турнирында Актаныш спорт мәктәбе укучылары көч сынады. Татарстан һәм Башкортстаннан килгән 9 район спортчылары арасында безнең кечкенәләр төркеменнән Данил Харисов- II, Рүзәл Салихов – III, зурраклар арасында Диләрә Зәкиева – II, Камилә Шиһапова – III урыннарны алып кайттылар. 

Бу көннәрдә һәр җирдә Әниләр көненә багышланган чаралар үткәрелә. Һәр кеше үзенең газиз әнисен, апасын, сеңлесен бәйрәм белән котлый. Үзенең күңелендәге җылы хисләрен якыннарына сүз белән дә, бүләкләре, чәчәк бәйләмнәре аша да җиткерә.

Хөрмәтле китап укучы дусларыбыз! Актаныш үзәк балалар китапханәсенә яңа китаплар кайтты. Ашыгыгыз! Китаплар сезне көтә!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International