ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

16 гыйнвар - Халиков  Хакимҗан тууына 85 ел. Шул уңайдан СХТ китапханәчесе "Каенкай" балалар бакчасында "Балалар китабы – сихри бер дөнья" исемле китап күргәзмәзенә күзәтү эшләде. 

19 январь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре, уку залында Актаныш урта мәктәбенең 8 класс укучылары өчен  шагыйрь, Г.Тукай премиясе иясе,  якташыбыз Мөхәммәт Мирзаның 65 яшьлек  юбилеена баггышлап «Гомер иткән һәркөн-бәхет!” исемле  әдәби сәгать үткәрде

Буген, 19 гыйнвар көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә, Актанышның икенче санлы  урта мәктәбенен 5Б сыйныф укучылары ( сыйныф җитәкчесе Мәүлидә Белоусова) катнашында якташыбыз, шагыйрь – Мөхәммәт Мирзага 65 яшь тулу уңаеннан тематик чара булып узды.

19 январь көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсе  хезмәткәрләре, балаларның кышкы каникулларыннан соң,  “Тылсым” мәктәп – бакчага китаплар  белән килделәр.

Республикада яшәүче хатын-кызлар өчен быел пособие күләме 8 мең 490 сум.

Тукай исемендәге филармония ике көн рәттән Әлфия апаның 85 еллык туган көненә багышлаган искә алу концертлары уздырды. Аның икенчесен Актаныш якташлар җәмгыяте әзерләгән иде.

Соңгы вакытларда массакүләм чараларда халыкка төрле хезмәт күрсәтүче субъектлар тарафыннан түләүләр өчен яна әйләнешкә кергән 200 һәм 2000 сумлык акчаларны кабул итүдән баш тарту очраклары кузәтелүе хакында хәбәр ителә

Алдынгылар слеты уңаеннан, муниципаль район башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттаховның мөрәҗәгате

Район алдынгылары бәйрәме иртәгә,  20 нче гыйнварда, 10.00 сәгатьтә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда узачак.


18
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

15 январь көнне Чуракай  авыл мәдәният  йортында авыл  җирлеге  башлыгы Тимергази  Рифкать улы  Хасановка 60  яшь  тулу  уңаеннан, "Язмышларны  еллар  яза" исемле кичә үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International