Тиздән – алдынгылар слеты

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Район алдынгылары бәйрәме иртәгә,  20 нче гыйнварда, 10.00 сәгатьтә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда узачак.

Гадәттәгечә, бу көнне район үзәгенә халык хуҗалыгының төрле тармагыннан хезмәт алдынгылары җыелачак. Үз һөнәренең остасы булган терлекчеләр, механизаторлар, агрономнар, зоотехниклар, табиблар, укытучылар, шоферлар, мәдәният хезмәткәрләре, сатучылар һәм башка бик күп һөнәр вәкилләре бу көнне игътибар үзәгендә булачак. Үзләренең тырыш хезмәте белән район һәм туган авыллары үсешенә зур өлеш керткән алдынгыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.

Шул уңайдан, муниципаль район башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов райондашларны, хезмәт уңганнарын бәйрәм белән котлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International