15 январь кичендә Чуракай мәдәният йортында "Язмышларны еллар яза" исемле кичә үтте.Бу кичә Чуракай авыл җирлеге башлыгы Тимергази Рифкать улы Хасановка 60 яшь тулу уңаеннан үткәрелде. 24 ел буена шушы җирлекнең социаль йөзен яхшырту өчен көчен дә, вакытын да, сәламәтлеген дә кызганмыйча хезмәт куйды ул. Авыл халкы аңа үзенең рәхмәтен, ихтирамын җиткерде.Һәр котлау җыр- моңга төрелеп юбилярга җиткерелде.