«Гомер иткән һәркөн-бәхет!” исемле әдәби сәгать

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

19 январь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре, уку залында Актаныш урта мәктәбенең 8 класс укучылары өчен  шагыйрь, Г.Тукай премиясе иясе,  якташыбыз Мөхәммәт Мирзаның 65 яшьлек  юбилеена баггышлап «Гомер иткән һәркөн-бәхет!” исемле  әдәби сәгать үткәрде. Чарада  М.Мирзаның  тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе эшләде, күзәтү алып барылды. “Шигүри гөләндәм” өлешендә китапханәчеләр Ф.Гайнанова, Л.Мирзанурова, укучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Шулай ук “Шигъри хәзинәдә ниләр бар?” исемле әдәби викторина уздырылды. Катнашучылар  шагыйрь турында күп мәгълуматлар алдылар, кичәдән канәгать  булдылар.

  

  

  

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International