26 февральдән 3 мартка кадәр Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә рәсем атналыгы игълан ителгән иде.
Актаныш муниципаль районында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең икенче зона этабы узды.
6 март көнне Актанышның “Туган як” музеенда тасма һәм кәгазьдән чәчәкләр ясау буенча осталык дәресе үткәрелә.
Теләкәй авылы китапханәсендә “Язмышларга буйсынмас җаннар” дип аталган әдәби – музыкаль кичә узды.
1 нче март көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Наркомания һәлакәткә китерә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
25 нче февраль көнне Татар Ямалысы авылы мәдәният йортында Куян авылы үзешчәннәре тарафыннан Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектакле сәхнәгә куелды.
Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә февраль ае “Хәрби-патриотик айлык” дип игълан ителгән иде.
Шушы көннәрдә Усы авылы җирлегендә кышны озату бәйрәме узды.
Бүгенге көндә Актанышбаш авылы җирлегенә караган авылларда (Актанышбаш, Әҗәкүл, Ирмәш, Чөгәнә) йортларга һәм кешеләргә куркыныч тудыручы өянкеләрне кисү эшләре башкарыла.
1972 елның 1 мартында Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы төзелә. Бу көн Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне буларак ел да билгеләп үтелә.