27 февраль көнне Теләкәй авылы китапханәсендә “Язмышларга буйсынмас җаннар” дип аталган әдәби – музыкаль кичә узды. Татарның халык шагыйре Фәнис Яруллин, шулай ук танылган шагыйрь, рәссам Гакыйл Сәгыйровларның тууларына 80 ел тулуга багышланган әлеге чарада “Хәят” клубы әгъзалары да катнашты. Китапханәдә язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыручы “Сынмас рухлылар” дип аталган китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.