25 нче февраль көнне Татар Ямалысы авылы мәдәният йортында Куян авылы үзешчәннәре тарафыннан Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектакле сәхнәгә куелды. Һәвәскәрләр тамашачыга пьеса геройларының күңел халәтен үз югарылыгында җиткерә алды. Спектакль көчле алкышлар һәм рәхмәт сүзләре белән тәмамланды.