Актанышта “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең икенче зона этабы узды

2018 елның 2 марты, җомга

1 март көнне Актаныш муниципаль районында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең икенче зона этабы узды. Ярышларда Актаныш, Мөслим, Минзәлә һәм Тукай муниципаль районннарының җыелма командалары катнашты. Ярыш төрләре арасында пневматик коралдан ату, аркада яткан җирдән гәүдәне күтәрү, турникта тартылып күтәрелү, гер күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, йөзү, идәнгә капланып яткан хәлдә кулга таянып гәүдәне күтәрү, чаңгыда шуу – һәммәсе дә яшь үзенчәлекләренә карап билгеләнгән нормативлар нигезендә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International