Казан буенча:
Аязучан болытлы һава. Төнлә яңгыр. Көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м, төнлә урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +8..+10.° Көндез максималь һава температурасы +20..+22°.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы һава. Төнлә яңгыр, көндез урыны белән яңгыр. Аерым районнарда яшен. Җил көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, урыны белән көчәйгәндә 14 м/с кадәр, яшен вакытында 20 м/с кадәр тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә +6..+11°. Көндез максималь һава температурасы +18..+23°.
Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2 май көнне 10.30 минуттан 3 май көнне 6 сәгатькә кадәр, якындагы 1-3 сәгатьтә, 2 май һәм 2019 елның 3 май төнендә Татарстан Республикасы буенча урыны белән көньяктан көчле җил, көчәйгәндә 20-25 м/с. тизлектә көтелә.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез, көндез яңгыр.
Җил көньяктан төнлә 6-11 м/с; иртән, көндез 8-13 м/с, урыны белән көчәйгәндә 15-20 м/с ка кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +2..+4.°
Көндез максималь һава температурасы +13..+15.°
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез.
Көндез күпчелек районнарда яңгыр.
Җил көньяктан төнлә 6-11 м / с; иртән, көндез 8-13 м/с, урыны белән көчәйгәндә 17-22 м/с ка кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +4..1.°
Көндез максималь һава температурасы +13..+18.°
Актанышның һәр җирлегендә бүген татар халкының иң популяр язгы бәйрәме - "Карга боткасы" узды – фотомизгелләр.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм!
Май аеның беренче көне - төрле буын кешеләренең иң яраткан бәйрәмнәренең берсе һәм шуңа да ул - халык бәйрәме. Язгы яңарыш та ул, киләчәккә якты өметләр дә, бердәм тырыш хезмәт белән үтә торган ял да.
Актаныш җирлеге хезмәт яратучы, талантлы кешеләргә бай. Районыбызның һәр өлкәсендә үсеш темпы – безнең бердәм эшебез нәтиҗәсе. Районыбыз, авылларыбыз елдан-ел төзекләнә, яңара.
Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан бүгенге икътисадка ныклы нигез салган хезмәт ветераннарына, хәзерге вакытта район өчен тырышлык куючыларга олы рәхмәтемне юллыйм.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек телим, һәр йортта уңышлар, язгы күтәренкелек, хезмәт дәрте булсын. Һәркем күңелендә матур уйлар булуы, йорттагы иминлек хезмәттә дә уңыш китерә, дусларыгыз, якыннарыгыз белән аңлашып, аралашып яшәгез! Башкара торган хезмәтегез бары тик шатлык, канәгатьлек хисе тудырсын, эшегез югары бәяләнсен!
Бәйрәм белән!
Чөгәнә башлангыч мәктәбендә бүген төнлә янгын булды. Янгынны сүндерү һәм янгыннан соңгы хәрәбәләрне чистарту буенча авыл халкы, МЧС хезмәткәрләре бердәм эшләде.
Район, республика җитәкчелеге мәктәптә укыган 9 баланың язмышын хәл итү буенча кичектергесез чаралар күрде. Балаларның укулары бер көнгә дә өзелмәде. Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов укучы балаларның ата-аналары белән очрашып сөйләште. Балалар укуларын Актанышның 1 нче мәктәбендә дәвам итәчәк. Яңа уку елына, республика ярдәме белән, яңа башлангыч мәктәп төзелеп сафка басачак.
Бүген – 30 апрель көнне Актанышта базар алды мәйданчыгында бәйрәм алды ярминкәсе узды. Район җитештерүчеләре үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итте.
ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышлап, «Туган як» музеенда Актаныш районы белән җитәкчелек иткән шәхесләргә багышланган картиналардан торган даими экспозиция ачыла. Картиналарның авторы Халит Миңнегалиев. "Гасырлар авазына колак салып " дип исемләнгән чара 30 апрель көнне 14 сәгатьтә башлана.
Район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Гаян улы Нурлыев Актаныш районы «Туган як» музеена әтисенә бирелгән Рәхмәт хатларының берсен тапшырды. Бу хатны Нурлыев Гыйльмегаян Нурлыгаян улына 1945 елның 23 апрелендә Советлар Союзы Баш командующие И.В. Сталин исеменнән бүлек командиры полковник Виноградов тапшырган.
Нурлыев Гаян (Гыйльмегаян) Нурлыгаян улы 1918 елның 15 гыйнварында Башкортстан Республикасы Илеш районы Иске Аю авылында туа. Ул бик яшьли ятим кала, әнисеннән -1 яшь, әтисеннән 8 яшьтә, шул сәбәпле ул авыл картлары тәрбиясендә үсә.
Мәктәптә дә укый алмый, Яркәй авылындагы “ликвидация безграмотности” дигән курсларда күпмедер вакыт кына укый, шуңа да карамастан, укуга, язуга сәләте бик көчле була, хәтта каллиграфия язуын да бик оста кәгазьгә төшерә.
1939 елны Кызыл Армия сафларына алына. Сугыш башланганда ул армиядә була. 1944 елның гыйнварына кадәр Ерак Көнчыгышта хезмәт итә һәм шул ук елны Гитлер Германиясенә каршы хәрәкәттә булган армия сафларына алына. I Украина фронтында артиллерия разведчигы булып хезмәт итә. Берлинны алуда катнаша.
Берлинны алганнан соң, бер ел Берлинда хәрби комендатурада хезмәт итә. 1946 елны туган ягына кайта.
“Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре, 6 тапкыр И.В.Сталин исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Музейга тапшырылган кыйммәтле экспонат – шуларның берсе.
«Сәламәтлек-2019» республика Спартакиадасы кысаларында традицион зона ярышлары 25 апрельдә узды. Быел спорт бәйрәме Минзәлә шәһәрендә булды. Чарада биш сәламәтлек саклау оешмасы командалары катнашты: Актаныш, Сарман, Мөслим, Минзәлә, Ютазы районнарының үзәк хастаханә командалары.
Медицина хезмәткәрләре ярышның алты төрендә: җиңел атлетика, бадминтон, волейбол, өстәл теннисы, шахмат, аркан тарту буенча сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш күрсәттеләр. Районара дәрәҗәдәге спорт чарасының зур масштаблылыгын һәм әһәмиятен тәэмин иткән җанатарлар да сынатмады.
Бадминтон буенча Актаныш районы командасыннан катнашучы хатын – кызлар арасында - икенче, өстәл теннисы буенча өченче урынны алды. Җиңел атлетика буенча киеренке эстафетада Актаныш хатын-кызлар командасы беренче урынны алды, ир-атлар командасы икенче урында. Ир-атлар волейбол командалары арасында Актаныш командасы өченче призлы урында.
Бу көнне спортның иң күңелле төре аркан тарту булды, хатын-кызлар командасы һәм ир-атлар командасы традицион рәвештә беренче урынны алды.
Спорт уеннары судьялыгын грамоталы оештыру нәтиҗәсендә, һәр төр ярышны бәяләү профессиональ дәрәҗәдә башкарылды, һәр спорт төре буенча призерларны гадел бүлүне тәэмин итте. Спартакиада нәтиҗәләре буенча беренче урынны Сарман районы үзәк хастаханәсе командасы алды, икенче урынны Актаныш һәм Минзәлә командасы, өченче урынны - Мөслим, дүртенче урынны Ютазы район үзәк хастаханәсе командасы алды. Спартакиада нәтиҗәләре буенча командаларга дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Актив ял итү һәм спорт ярышлары медицина хезмәткәрләрен азартлы, мавыктыргыч кешеләр итеп танытты, кызыксынулар уңай эмоцияләр тудырды, сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләренең бердәмлеген күрсәтте.