Район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Гаян улы Нурлыев Актаныш районы «Туган як» музеена әтисенә бирелгән Рәхмәт хатларының берсен тапшырды. Бу хатны Нурлыев Гыйльмегаян Нурлыгаян улына 1945 елның 23 апрелендә Советлар Союзы Баш командующие И.В. Сталин исеменнән бүлек командиры полковник Виноградов тапшырган.
Нурлыев Гаян (Гыйльмегаян) Нурлыгаян улы 1918 елның 15 гыйнварында Башкортстан Республикасы Илеш районы Иске Аю авылында туа. Ул бик яшьли ятим кала, әнисеннән -1 яшь, әтисеннән 8 яшьтә, шул сәбәпле ул авыл картлары тәрбиясендә үсә.
Мәктәптә дә укый алмый, Яркәй авылындагы “ликвидация безграмотности” дигән курсларда күпмедер вакыт кына укый, шуңа да карамастан, укуга, язуга сәләте бик көчле була, хәтта каллиграфия язуын да бик оста кәгазьгә төшерә.
1939 елны Кызыл Армия сафларына алына. Сугыш башланганда ул армиядә була. 1944 елның гыйнварына кадәр Ерак Көнчыгышта хезмәт итә һәм шул ук елны Гитлер Германиясенә каршы хәрәкәттә булган армия сафларына алына. I Украина фронтында артиллерия разведчигы булып хезмәт итә. Берлинны алуда катнаша.
Берлинны алганнан соң, бер ел Берлинда хәрби комендатурада хезмәт итә. 1946 елны туган ягына кайта.
“Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре, 6 тапкыр И.В.Сталин исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Музейга тапшырылган кыйммәтле экспонат – шуларның берсе.