Актаныш район терлекчелек тармагында август ае эшчәнлегенә бүген – 11 сентябрь көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында нәтиҗә ясалды. Киңәшмәдә район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова җирлекләрдәге терлек хәрәкәте белән таныштырды. 1 сентябрьгә шәхси хуҗалыкларда 4653 сыер исәпләнә. Ел башыннан 22 башка артык була да, ай дәвамында 2 сыерга кимегән. Сарык һәм кәҗә 17 107 баш. Алар да ел башыннан 289 га, ай дәвамында 16 га ишәйгән. Шәхси хуҗалыкларда 514 ат асрала, ел башыннан 57 гә арткан.
Шәхси хуҗалыклар ел башыннан 79327 центнер сөт саткан, шуның 11795 центнеры август аенда. Август аенда Иске Сәфәр җирлеге – 105, Такталачык – 85, Кәзкәй – 81, Тат.Суыксу – 77, Аккүз – 65, Югары Яхшый – 61, Чалманарат – 58, Иске Байсар – 53, Киров 50 тонна сөт саткан.
Август ае эш нәтиҗәләре буенча җирлекләр арасында беренче урынны Чалманарат җирлеге яулады. Авыл башлыгы Камил Әхмәтовка район башлыгы Энгель Фәттахов “Ат” сыны тапшырылды.
Актаныш район терлекчелек тармагында август ае эшчәнлегенә бүген – 11 сентябрь көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында нәтиҗә ясалды.
Август ае йомгаклары буенча район башлыгының махсус премиясенә ия булучы алдынгылар:баш ветеринарлар Ильгина Гәрәева( “Ташкын”), Рәшит Мусин( “Нур Баян”), Дилүс Кадыйров( “Эконом”); баш технологлар Нияз Хәйбрахманов( “Ташкын”), Дамир Имамов( “Актаныш” агрофирма), Флүс Шәйгәрданов( “Нур Баян”); ферма мөдирләре Раян Әминов( “Әнәк” агрофирмасы), Нурания Габдуллина( “Башак”), Ирек Гайнетдинов( “Әнәк” агрофирмасы), Нурбаян Минһаҗев( “Актаныш” агрофирмасы); фермерлар Ильвир Хәбиров( Тат.Суыксу), Зөбәрҗәт Нуртдинова( Түке), Илнур Әмиров(Чалманарат).
-Ел әйләнәсе тәүлегенә район хуҗалыкларыннан 200 тонна сөт саву өчен бүген һәр хуҗалыкка ничек ярдәм итеп була? Без бу юнәлештә эшебезне башладык. Сезонга бәйле рәвештә 20-30 тонна сөтне киметү безнең эш оештыруда булган кимчелекләрне күрсәтә. Андый сикереш булырга тиеш түгел. Хуҗалык җитәкчеләре, сезнең дә тәкъдимнәр кирәк. “Нур Баян” хуҗалыгында семинар вакытында азыкны баланслап ашатуның терлекчелектә нинди алга китеш биргәнен үзегез күрдегез. Районда “Селэкс” программасы белән эшләүгә күчәбез. “Чишмә” агрофирмасы, “Наратлы” хуҗалыгы әлеге программаны үзендә куллана башлады. «Корм Оптима Эксперт» программасы ярдәмендә һәр төр терлеккә районның азык лабораториясе рацион төзеп бирә хуҗалыкларга.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов белән терлек азыгының сыйфатын тикшерүдә лаборатория эшчәнлегенең куәтен арттыру буенча сөйләшүләр алып барабыз. Махсус бригада килеп, азык анализларын өйрәнәчәк. Буаз терлекләрне карау өчен районга УЗИ аппараты кайтты, шәхси хуҗалык терлекләренә дә тикшерү үткәрү мөмкин булачак. Бозау алу буенча тотрыклылык булдырган кебек, сөт савуда да ел әйләнәсе стабиль эшләүгә күчүне максат итеп куябыз. Бозау алуда булган проблемаларны өйрәнеп, ай саен 1200-1300 баш бозау алуга ирештек. Ел әйләнәсе бер төрле ризык ашату өчен терлек азыгы культуралары игүнең мәйданнарын көйләсәгез иде. Люцернадан терлек азыгы әзерләүдә нәтиҗәле файдаланыйк. Кыр эшләрен тәмамлаганнан соң, терлекчелектә резервларны файдалану, кукурузны бөртеккә суктыру, корнаж ясау буенча район семинары үткәрәчәкбез. Бер гектар да эшкәртелмәгән җир калырга тиеш түгел. Көзге чәчүне уңышлы башкарып, дөрес тукландыруны тәэмин итик. Көзге бодайның гектарыннан уртача – 47, арпаның гектарыннан уртача 39 центнер уңыш алдык быел, - дип, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләргә эшчәнлектә бурычлар билгеләрде 24 форма киңәшмәдә.
-Актаныш районы “Авыл яшьләре” республика спорт уеннарын кабул итә, һәр районнан бәйгеләрдә катнашучы командаларны кабул итәбез. Хуҗалыкларыбызда нәтиҗәле эшләүче савымчылар, механизаторлар да, үз эшләренең осталары буларак, ярышларда катнаша. Урып-җыю буенча районда фаразланган мәйданның 95 процентында бөртеклеләр җыеп алынды, һәр хуҗалыкта да быел уңыш узган ел белән чагыштырганда югары, - дип, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов 11 сентябрь көнне август ае йомгаклары буенча терлекчелек тармагы эшчәнлегенә нәтиҗә һәм анализ ясалачак 24 форма киңәшмәне ачты. 5 сентябрь көнне Актаныш районында урып-җыю эшләре белән танышкан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та районда һәр ай саен уздырылучы 24 форма киңәшмәсен республика районнары өчен үрнәк итеп күрсәткән иде.
Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында агымдагы елның август ае йомгаклары буенча узган 24 форма киңәшмәсендә җирлекләр арасында беренче урынны Чалманарат җирлеге яулады. Авыл башлыгы Камил Әхмәтовка “Ат” сыны тапшырылды. Август ае йомгаклары буенча хуҗалыклар арасында беренче урынны “Чишмә” агрофирмасы алды, җитәкчесе Ирек Галимовка Энгель Нәвап улы “Ат” сыны тапшырды.
Район кырларында комбайн-машина гөрелтесе тынмый, үстерелгән һәр бөртекне югалтуларсыз җыеп алу өчен соңгы мәйданнарда эш бара. Район башлыгы Энгель Фәттахов премиясен комбайнчыларга һәр атна эшчәнлеге буенча тапшыру дәвам итә. Бүген дә хуҗалыкларга чыгып, алдынгы комбайнчыларга премия алу өчен сертификатлар тапшырылды.
Актаныш район башкарма комитетының икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева “Наратлы”, “Таң” хуҗалыгы кырларында булып, кыр хезмәтчәннәре белән аралашты, эш барышы белән танышты.
“Наратлы” хуҗалыгында Рәзим Кашаповка һәм Назим Нуртдиновка Лиана Рамил кызы сертификатлар тапшырды. Рәзим Сәрвәретдин улы 8 сентябрьдә үзенең гомер бәйрәмен - 55 яшьлек юбилеен каршы алган. Сертификат алу аның өчен икеләтә сөенечле булды.
Урак өсте ахырына якынлашкан саен кыр батырлары саны да арта бара. Җирле бюджеттан кызыксындыру чарасы буларак каралган премияне бүген “Таң” хуҗалгыннан Диларис Мөхәмәтшин, Динар Хәбиров, Фәнзил Гарифуллин, Ришат Миргалимов, Айдар Хуҗин алды.
Иске Җияш авылында 4,8 км озынлыкта асфальт юл салына. Быелгы елның төп вакыйгаларының бередер ул. Иске Җияш юлсызлыктан җәфа чиккән, бу проблеманың кайчан да булса уңай чишелеш табырына тәмам өметен җуйган авылларның берсе иде. Биредә изелгән, баткак юллар урынында бүген яңа түшәлгән асфальт „ялтырап” ята. Егерме, хәтта ун, биш ел элек “Иске Җияшкә асфальт керә”,- дисәләр, халык һич ышанмас иде...
Юл салуны “Актаныш юллары” оешмасы башкара. Күренеп тора, эшне булсынга, җиренә җиткереп, намуслы башкаралар.
Юллар төзелеше һәм аларны саклап тоту өчен районда быелның сигез аенда 207,4 миллион сумлык эш башкарылды. “Татавтодор”ның Минзәлә филиалы Актаныш участогы көче белән -155, “Актаныш юллары” көче белән 45,9 миллион сум.
Йортның билгеләнешен үзгәртү мөмкинлеге турындагы карарны йорт урнашкан муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы кабул итә. Мондый тәртип 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде инде.
Бакча йортын торак дип тану өчен милекче җирле үзидарә органына тиешле гариза (шулай ук моны КФҮ офислары аша да эшләргә була) тапшырырга тиеш. Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары аңлатуынча, гаризада йортның һәм җир кишәрлегенең кадастр номеры, мөрәҗәгать итүченең почта адресы, шулай ук җирле үзидарә органы тарафыннан гариза кабул итү ысулы күрсәтелә (электрон почта буенча, шәхсән һ.б.).
Гаризага күчемсез милек реестрыннан өйгә яки хокук билгеләүче документ (милек хокукы теркәлмәгән очракта) өземтәне теркәргә кирәк. Аның раславынча, бакча йорты гражданнарның сезонлы яшәү өчен генә түгел, ә бәлки даими куллану өчен дә файдаланырга мөмкинлеген бирә. Әгәр бакча йорты өченче затларның хокукында булса, әлеге затларның бакча йортын торак йорт итеп тану өчен нотариаль расланган ризалыгын тапшырырга кирәк булачак.
Бакча йортын торак дип тану, йә баш тарту турында карар гариза бирелгән көннән соң 45 календарь көннән дә соңга калмыйча җирле үзидарә органы тарафыннан кабул ителергә тиеш.
Җирле үзидарә органы карар кабул ителгәннән соң 3 эш көненнән дә соңга калмый мөрәҗәгать итүчегә җавапны гаризада күрсәтелгән ысул белән җибәрә.
Уңай карарны, бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына үзгәрешләр кертү турында гариза белән бергә, бакча йорты турында хокукларны теркәү органына тапшырырга кирәк. Моны Татарстан Республикасының теләсә кайсы КФҮ офисында, яисә почта аша җибәреп була. Җирле үзидарә органы йортның билгеләнешен үзгәртүдән баш тарткан очракта, мөрәҗәгать итүче бу карарга судта шикаять бирергә хокуклы.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елның 16 сентябреннән соң күчемсез милекне теркәү турындагы законга үзгәрешләр үз көченә керә, алар нигезендә бакча йортын торак, йә торак йортны бакча йорты дип тану турында кабул ителгән карар турыдан-туры хокукларны теркәү органына вәкаләтле орган тарафыннан җибәреләчәк.
Билгеле булганча, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешендә зур роль уйнаучы кече һәм урта эшкуарлык яңа эш урыннары булдыру өчен зур потенциалга ия, төбәктә эшсезлек һәм социаль киеренкелек дәрәҗәсенең кимүенә ярдәм итә, төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәренең артуына алшартлар тудыра. Шуңа бәйле рәвештә, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен уңай шартлар тудыру республиканың социаль-икътисади үсешенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора.
Әлеге фактны исәпкә алып, Татарстан Росреестры кече һәм урта бизнеска ярдәм итү юнәлешен актив үстерә. Татарстан Республикасында инвестицион климатны яхшырту буенча «Юл картасы» дип аталган гамәлдәге чаралар планы нигезендә Росреестр теркәү процессының сыйфаты буенча югары күрсәткечләргә ирешергә һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару өчен җир кишәрлекләрен һәм башка күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә куярга омтыла.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының күчемсез милекне рәсмиләштергәндә документларны теркәү алдыннан әзерләү мәсьәләләрендә хокукый грамоталылыгын күтәрү максатыннан, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсендә Казан шәһәре, Авангард ур., 74, 2 нче подъезд, 4 нче тәрәзә адресы буенча консультацияләрнең махсус тәрәзәсе ачылды.
Монда кадастр исәбенә куярга һәм (яки) эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен билгеләнгән торак булмаган күчемсез милек объектларына милек хокукын теркәргә теләгән юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр мөрәҗәгать итә алалар.
Консультация үткәрү вакыты һәр сишәмбе 8 дән 12 сәгатькә кадәр. Түләүсез юридик консультация алу өчен 8 (843) 255-24-20 телефоны буенча алдан шалтыратырга мөмкин.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык сораулар буенча консультацияне Росреестрның 8(800)100-34-34 бердәм тәүлек буе эшли торган телефон номеры буенча алырга мөмкин.
Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда 8 сентябрь көнне Актаныш районында 21190 кеше катнашты, бу барлык сайлаучыларның 94, 69 проценты.
Актаныш территориаль сайлау комиссиясе биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, «Бердәм Россия» партиясенә сайлаучыларның 81, 44 проценты тавыш биргән. Икенче урында – КПРФ (12,60 процент), өченчедә – ЛДПР партиясе (1,78 процент). «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе – 1,26, «Россия коммунистлары» - 1,12, «Гадел Россия» - 0,99, «Үсеш партиясе» 0,5 процент тавышын җыйган.
Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда теркәлгән кандидатларга Актаныш районы буенча тавыш бирү түбәндәгечә:
10 -15 сентябрь көннәрендә Актаныш районы республиканың "Авыл яшьләре" дип исемләнгән XI Җәйге спорт уеннарын үзендә кабул итә.