-Актаныш районы “Авыл яшьләре” республика спорт уеннарын кабул итә, һәр районнан бәйгеләрдә катнашучы командаларны кабул итәбез. Хуҗалыкларыбызда нәтиҗәле эшләүче савымчылар, механизаторлар да, үз эшләренең осталары буларак, ярышларда катнаша. Урып-җыю буенча районда фаразланган мәйданның 95 процентында бөртеклеләр җыеп алынды, һәр хуҗалыкта да быел уңыш узган ел белән чагыштырганда югары, - дип, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов 11 сентябрь көнне август ае йомгаклары буенча терлекчелек тармагы эшчәнлегенә нәтиҗә һәм анализ ясалачак 24 форма киңәшмәне ачты. 5 сентябрь көнне Актаныш районында урып-җыю эшләре белән танышкан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та районда һәр ай саен уздырылучы 24 форма киңәшмәсен республика районнары өчен үрнәк итеп күрсәткән иде.
Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында агымдагы елның август ае йомгаклары буенча узган 24 форма киңәшмәсендә җирлекләр арасында беренче урынны Чалманарат җирлеге яулады. Авыл башлыгы Камил Әхмәтовка “Ат” сыны тапшырылды. Август ае йомгаклары буенча хуҗалыклар арасында беренче урынны “Чишмә” агрофирмасы алды, җитәкчесе Ирек Галимовка Энгель Нәвап улы “Ат” сыны тапшырды.