ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2020 ел
җомга

19 март көнне Актаныш көрәшенең өметле алмашы белән район башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән очрашты. Хакимият бинасына келәм батырлары үз остазлары, тренерлар белән чакырулы иде. Түгәрәк өстәл артындагы әңгәмәдә сүз  районда көрәшне үстерү, бу юнәлештәге  эшчәнлек  һәм Актанышны  республикада алга чыгару турында барды.

Җәмәгать урыннарында мөмкин кадәр сирәгрәк булу һәм короновирус  инфекциясе йоктыру куркынычын киметү максатын күздә тотып, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча  Бүлекчәсе гражданнарга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә дәүләт хезмәтләренә шәхси кабинет аша дистанцион  рәвештә мөрәҗәгать  итәргә  киңәш итә

Хөкем карары буенча әлеге хатын-кыз, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 бүлегендә каралганча, җинаять кылуда гаепле дип танылды. Аңа 9 ай дәвамында төзәтү эшләрендә катнашу җәзасы билгеләнде. Хезмәт хакының 10 проценты дәүләт файдасына тотылып калачак. Хөкем карары законлы көченә кермәгән әле.

 

18 мартта Дәүләт Думасы хәрбиләр һәйкәлләрен һәм каберлекләрне бозган яки зыян салган өчен җинаять җаваплылыгын билгеләүче закон проектын беренче укылышта кабул итте.


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 19 мартта кич, 20 мартта төнлә Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда 18 метрга кадәр).

Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча: 
Аязучан болытлы һава.
Яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, көчәйгәндә 15-20 метр, көндез 6-11 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+ 2º, 
көндез максималь һава температурасы+ 2..+ 5º. 
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе 2020 елда теләгән кеше моңа кадәр кулланылышта булган кәгазь хезмәт кенәгәсеннән  баш тартып, электрон хезмәт  кенәгәләренә өстенлек бирә алуын хәбәр итә

Татарстан Республикасы Пенсия фрнды Бүлекчәсе 2020 елда Бөек Ватан сугышы Ветераннарына тиешле түләүләр турында хәбәр итә

Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасына үзгәрешләр кертүче Федераль законны раслады. Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләргә дәүләт ярдәме суммасын арттыралар, ана капиталын куллануның яңа мөмкинлекләрен беркетәләр, капиталны куллануны гадирәк һәм уңайлырак итәләр, шулай ук программаның гамәлдә булу вакытын озайталар

Бүген Актаныш районының “Актаныш” агрофирмасында язгы кыр эшләренә әзерлек уңаеннан семинар-киңәшмә узды. Семинарда катнашучы җитәкче-белгечләр берочтан агрофирманың терлекчелек өлкәсендәге яңалыклар белән танышты. Чөнки терлекчелек өлкәсендәге уңышлар турыдан-туры үсемлекчелек белән бәйле. “Актаныш” агрофирмасындагы семинарда бу аеруча ачык чагылды. Бүген “Актаныш” агрофирмасы тәүлегенә 30 тонна сөт савуга иреште. 

18 март көнне  Чалманарат авыл җирлегендә Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң дулкынландыргыч акцияләрнең берсе - тыл хезмәтчәннәренә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел” дип аталган юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды.
Җирлек башлыгы Камил Әхмәтов белән “Наратлы” хуҗалыгы рәисе Алмаз Мосабиров һәр тыл хезмәтчәненең йортында булып, мөхтәрәм затларга Рәсәй бүләген зурлап тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International