ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2020 ел
җомга

Татарстанда  старт алган җәмәгать урыннары турында фикер алышуларның берсе бүген Актанышта оештырылды. Актанышлылар  Иске Идел ярын нинди итеп күрергә тели – бүген һәркем бу уңайдан үз фикерен яңгырата алды.

“Актаныш- безнең ZAMAN”ның дуслары көннән- көн арта, ә дуслык үзара ышаныч, бер-береңә ихтирам, карашлар берлеге булганда гына була ала.
Инстаграмдагы дуслардан көненә йөзләрчә комментарий алабыз, директка килгән хатларны да исәпләсәк, дусларыбыз арасында ышаныч казана барабыз дисәк тә ялгыш булмас. Хәзер безнең яңалыкларны тагын бер социаль челтәр- “Одноклассники”да да укырга мөмкин. Чүплекләр турындагы язмабызны укыгач, бер дустыбыз “Чуплек курэсегез килсэ норкэ аша 57 гэ чыккан асылмалы купергэ барыгыз”-дип комментарий калдырган.

Агымдагы елның 28 июленнән башлап инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акчалата туләүләр проактив режимда билгеләнә башлый. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарастан бүлекчәсе хәбәр итә

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар!Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:

Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

7 августтан 18 сәгатькә кадәр. 2020 елның 8 августы

2020 елның 8 августында Татарстан территориясендә төнлә һәм көндез урыны белән яшен һәм көчле төньяк җиле 15-20 м/с кадәр җитәчәк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.  

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Агымдагы елның җиде аенда Татарстан Росреестры тарафыннан күчемсез милек объектларына 168 314 арест/тыю теркәлгән. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең арестларны дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Лилия Фәхретдинова аңлатканча, кулга алу яки тыю турындагы язма суд приставлары, суд һәм салым органнарыннан ведомствога кергән документлар нигезендә күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертелә. Шул ук вакытта арест/тыю барлык күчемсез милек объектларына да, конкрет объектларга да салынырга мөмкин.

 Татарстан районнарында иҗтимагый киңлекләр буенча фикер алышулар башланды

3 августтан 14 августка кадәр Казан, Чаллы шәһәрләрендә һәм республиканың 17 муниципаль районы халкы белән очрашулар узачак. Аларда Татарстанлылар архитекторларга булачак парк, сквер, урам яки яр буе территориясен үстерү буенча үз күзаллауларын тәкъдим итәчәкләр. Сораштыру узыгыз һәм яңа иҗтимагый киңлекне булдыруда катнашыгыз!

СОРАШТЫРУ МОНДА: http://park.tatar/workshops_2020


6
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Һәр елны яз һәм көз айларында, гадәттә, «SOTKA: 100-дневный воркаут» бушлай белем бирү-тренировка программасын башлап җибәрү башлана. Соңгы берничә елда бу программада дөньяның 72 илендә 1418 шәһәреннән 0,5 миллионнан артык кеше катнашкан.

Бүген “Актаныш юллары” җәмгыятенең бер бригадасы Ленин проспектының “Коммунсервис-Актаныш” оешмасы  белән Газ участогы тирәсенә ясалма калкулык эшләү белән мәшгуль. Мондагы ясалма калкулык  җәяүле кичүенә кадәр машиналар хәрәкәтенең тизлеген киметү максатыннан эшләнелә.

“Авылдан башка яши алмыйм!”- очрашкач, күп сөйләшергә яратмаган Исламовларның һәркайсы бу сүзләрне әйтми калмады. Әйтерсең, алдан сөйләшеп куйганнар. Ә бит бер-берсе белән аралашырга вакытлары да булмады, мин Чалманарат җирлегенә килгәндә Фидәес абый җир эшкәртә, күпьеллык үлән басуын сөреп, көзге чәчүгә җир әзерли иде. Хатыны Альбина апа фермадан иртәнге эшләрен тәмамлап кайтып, бакчадагы чәчәкләре белән мәш килә. Фидәес Исламовның абыйсы Динәес тормыш иптәше Дилара апа белән печән алып кайтырга әзерләнә. Аларның уллары Диларис Бурсык басуында салам кипли, хатыны Гөлшат амбар эшчесе, яңа уңышны каршы алып, бодай иләүдә.

Бу гаиләнең “Наратлы” хуҗалыгында хезмәт куйган елларын бергә исәпләсәң, 125 елдан артып китә. Барысы да Калмаш авылында яшиләр, авылның тоткалары алар. 

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә.

«Дәүләт кадастр бәяләве турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 21.07.202020 №2221-р боерыгын үтәү максатыннан 2021 елда Татарстан Республикасы территориясендә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан торак пунктлар җирләре категориясенә дәүләт кадастр бәяләве үткәреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International