БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ: Актанышта Иске Идел ярының нинди булачагы турында фикер алыштылар

2020 елның 7 августы, җомга

Татарстанда  старт алган җәмәгать урыннары турында фикер алышуларның берсе бүген Актанышта оештырылды. Актанышлылар  Иске Идел ярын нинди итеп күрергә тели – бүген һәркем бу уңайдан үз фикерен яңгырата алды. Чарада район башлыгы Энгель Фәттахов, аның урынбасарлары да катнашты. Шугысы сөенечле, райондашларыбыз битараф түгел –  фикерләрен белдерүчеләр арасында өлкәннәр дә, яшьләр дә, мәктәп укучылары да бар иде.

Проектның модераторы Айдар Акмалов һәм архитекторлар халыкның фикерләрен тыңлап, аларның проектларын бергәләп өйрәнделәр.

Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм аның командасы  Иске Идел буе проектын  нәкъ менә халык тәкъдимнәрен исәпкә алып ясаячак. Инде ике атнадан, ягъни 21 август көнне без Иске Иделнең яңартылган проект вариантын күрә алачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International