Юллардагы иминлек, хәрәкәт куркынычсызлыгы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Социаль-икътисадый хәлнең торышы, тормыш сыйфатын күтәрү, халыкның шәхси иминлеген булдыру юллардагы вәзгыятькә турыдан-туры бәйле. Техника һәм җәяүлеләр хәрәкәте югары булган район үзәгендә шактый күләмле эшләр башкарыла. Беренче чиратта тротуарлар салу буенча масштаблы эш эшләнә. Ел саен юл фонды акчаларына урам юллары асфальтлана. Урамнарга яктырткычлар кую да юлларда иминлек булдыру максатында эшләнә. Узган ел авария куркынычы зур булган участокларда, бигрәк тә мәгариф учреждениеләре тирәсендә светофорлар белән җәяүлеләр өчен юл кичүе булдырылды.
Бүген “Актаныш юллары” җәмгыятенең бер бригадасы Ленин проспектының “Коммунсервис-Актаныш” оешмасы белән Газ участогы тирәсенә ясалма калкулык эшләү белән мәшгуль. Мондагы ясалма калкулык җәяүле кичүенә кадәр машиналар хәрәкәтенең тизлеген киметү максатыннан эшләнелә.