“Чуплек курэсегез килсэ норкэ аша 57 гэ чыккан асылмалы купергэ барыгыз”- УКУЧЫБЫЗ ХӘБӘРЕ АРТЫННАН

2020 елның 7 августы, җомга

“Актаныш- безнең ZAMAN”ның дуслары көннән- көн арта, ә дуслык үзара ышаныч, бер-береңә ихтирам, карашлар берлеге булганда гына була ала.
Инстаграмдагы дуслардан көненә йөзләрчә комментарий алабыз, директка килгән хатларны да исәпләсәк, дусларыбыз арасында ышаныч казана барабыз дисәк тә ялгыш булмас. Хәзер безнең яңалыкларны тагын бер социаль челтәр- “Одноклассники”да да укырга мөмкин. Чүплекләр турындагы язмабызны укыгач, бер дустыбыз “Чуплек курэсегез килсэ норкэ аша 57 гэ чыккан асылмалы купергэ барыгыз”-дип комментарий калдырган.
Нөркә аша салынган күпер-басмага Актаныш бакчачылык ширкате аша барырга кирәк.

Дача-бакчаларда эшнең нәкъ кайнаган вакыты. Эш көне булганга, бакчаларда әле хуҗалары күренми. Менә ул басмага алып бара торган тыкрык. Укучыбыз әйткәнчә, таудан төшкәндә сул якта борынгы чүплек.

Чүплекнең әле дә яңа сулыш белән яшәве бик яхшы аңлашыла. Күптән түгел җыелган черек алма- сливаларны кичә генә китереп түккәннәр.

Кара полиэтилен капчык та озын булып үскән чүп үләннәре арасынннан балкып ята. Аны шыплап тутырып, ныклап бәйләгәннәр. Шешәләр, шифер-калай калдыклары, искергән дару таблеткалары, киселгән агач ботаклары- берсе дә узган елгы чүпләр түгел.

БӘЛКИ ЧҮПЛЕК ЯСАЛУНЫҢ СӘБӘБЕ БАКЧА ҖИТӘКЧЕЛЕГЕ ТАРАФЫННАН ЧҮП ҖЫЮ ОЕШТЫРЫЛМАУ БЕЛӘН БӘЙЛЕДЕР?!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International