ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2020 ел
җомга

Бүгенге чара кысаларында алтмыштан артык райондашыбызга – Чечня республикасындагы хәрби бәрелешләрдә катнашучы батырларга “Сугыш хәрәкәтләре ветераны " дигән медальләр тапшырылды.

Бүген хәтерне мәңгелләштерүче бу объект рәсми төстә ачылды. Чарада башкарма комитет җитәкчесенең социаль  мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов һәм, әлбәттә, утны кичкән ветераннар, аларның әти-әниләре  катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова Актанышта эшлекле сәфәрдә булып китте. . Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов һәм Ирада Хафизҗан кызы Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат эшчәнлеге белән танышты. "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы белән очрашудан соң җитәкчеләр Актанышның мәдәни объектларын карадылар. Мәдәният паркы, үзәк китапханә, балалар сәнгать мәктәбендә булганнан соң, районның мәдәният хезмәткәрләре, клуб мөдирләре белән очрашу узды.


13
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова сәнгате һәм мәдәнияте белән данлыклы Актаныш районында эш сәфәрендә булганда халкыбызны борчыган проблемаларның чишелеш юлларын да тәкъдим итте. Татар зыялы яшьләрен тәрбияләүче Актаныш гимназиясендә булганда биредәге милли мохитка соклануын яшермәде. Татарстанның күренекле шәхесләрен дә гимназиягә алып килеп, аларның Уңыш формуласы белән балаларны да таныштырырга вәгъдә бирде.

Гимназиядә урнашкан Әлфия Авзалова исемендәге интерактив музейда булып, җырчының шәхси архивыннан гимназиягә бирелгән эксклюзив экспонатлар белән танышты. Әлфия Авзалованың кечкенә авылларда да концерт куеп, халык мәхәббәтен яулавын бүгенге җырчыларга да үрнәк буларак искә алды.

-ҮЗЕН ХӨРМӘТ ИТКӘН ҖЫРЧЫ СӘХНӘГӘ ЮЛНЫ БҮГЕН ДӘ АВЫЛДАН БАШЛЫЙ, - диде ул.

Авылларда мәктәпләрдә һәм мәдәният йортларында халкыбызның бай мирасын туплаган музейлар эшли. Андагы экспонатларны дөрес итеп саклау, зәвык белән аерым бүлмәләргә урнаштыру финанс чыгымнары сорый. Мәдәният министрлыгы тарафыннан дәүләт ярдәме, грантлар булдыруда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы һәм ярдәме хакында да бәян итте ул Актанышта.

Актанышка эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова ярты гасырлык тарихы булган “Агыйдел” ансамбле җырчылары, биючеләре белән очрашты. Дәүләт җыр һәм бию ансамбле буларак эшли башлаганнан соң, республика ярдәмендә  төзекләндерелгән бинада аларның эшчәнлекләре белән танышты. Татар милли бизәкләрен, чигүләрен сәхнә киемнәрендә чагылдыруга һәм һәр бию өчен аерым тегелгән сәхнә костюмнарына югары бәя бирде ул. Актанышта  сәнгатьне һәм мәдәниятне үстерүдә җырчылар, биючеләр династияләренең күп булуын күргәч, сезнең монда көчле команда тупланган, диде.

“Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышларын караганнан соң, Ирада Әюпова узган ел эшчәнлеген башлап җибәргән Актаныш муниципаль драма театры башкаруында Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” тарихи драмасыннан өзек карады. Сәхнә бизәлешен, татар байларының борынгы затлы киемнәрен, театрда кулланылган орыш-биюләрнең зур осталык белән башкарылуын, артистларның образларны гәүдәләндерүен   анализлап, Актаныш үзенең музыкаль драма театры белән татар сәнгатен яңа баскычка күтәрәчәк, дигән фикерен белдерде. Татар сәхнәсе бүген моның өчен өлгергән, ә Актаныш  аны башкарып чыгарга сәләтле. Актанышта моның өчен тулы мөмкинлекләр бар. Актаныш сәнгать мәктәбенә илкүләм проект ярдәмендә быел 8 миллионнан артык музыкаль инструментлар кайтуы да моның өчен инде Актанышта ныклы база булуын бәян итте.

Агымдагы елның җиде аенда Татарстан Росреестры тарафыннан күчемсез милек объектларына 168 314 арест теркәлгән. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең арестлары, дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Лилия Фәхретдинова аңлатканча, кулга алу яки тыю турындагы язмалар суд приставлары, суд һәм салым органнарыннан ведомствога кергән документлар нигезендә күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертелә. Шул ук вакытта арест/тыю барлык күчемсез милек объектларына да, конкрет объектларга да салынырга мөмкин.

ФБДУ «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрына 40 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру турындагы законны нәтиҗәле үтәү буенча күрелгән чаралар һәм чаралар турында хәбәр итүне сорап хат юллады.

Карбыз яратудан туктамадыгызмы әле? Карбыз куллану аркасында килеп чыккан күңелсезлекләргә юл куймас өчен, белгечләр киңәшенә колак салыгыз.

 

 

«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»31.07.202020 ел, № 269-ФЗ Федераль закон үз көченә керде. Аның нигезендә Федераль кадастр палатасы дәүләт кадастр бәясенә карата яңа вәкаләтләр бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International