Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова сәнгате һәм мәдәнияте белән данлыклы Актаныш районында эш сәфәрендә булганда халкыбызны борчыган проблемаларның чишелеш юлларын да тәкъдим итте. Татар зыялы яшьләрен тәрбияләүче Актаныш гимназиясендә булганда биредәге милли мохитка соклануын яшермәде. Татарстанның күренекле шәхесләрен дә гимназиягә алып килеп, аларның Уңыш формуласы белән балаларны да таныштырырга вәгъдә бирде.
Гимназиядә урнашкан Әлфия Авзалова исемендәге интерактив музейда булып, җырчының шәхси архивыннан гимназиягә бирелгән эксклюзив экспонатлар белән танышты. Әлфия Авзалованың кечкенә авылларда да концерт куеп, халык мәхәббәтен яулавын бүгенге җырчыларга да үрнәк буларак искә алды.
-ҮЗЕН ХӨРМӘТ ИТКӘН ҖЫРЧЫ СӘХНӘГӘ ЮЛНЫ БҮГЕН ДӘ АВЫЛДАН БАШЛЫЙ, - диде ул.
Авылларда мәктәпләрдә һәм мәдәният йортларында халкыбызның бай мирасын туплаган музейлар эшли. Андагы экспонатларны дөрес итеп саклау, зәвык белән аерым бүлмәләргә урнаштыру финанс чыгымнары сорый. Мәдәният министрлыгы тарафыннан дәүләт ярдәме, грантлар булдыруда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы һәм ярдәме хакында да бәян итте ул Актанышта.