ИРАДА ӘЮПОВА: “АКТАНЫШ ҮЗЕНЕҢ МУЗЫКАЛЬ ДРАМА ТЕАТРЫ БЕЛӘН ТАТАР СӘНГАТЕН ЯҢА БАСКЫЧКА КҮТӘРӘЧӘК”

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Актанышка эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова ярты гасырлык тарихы булган “Агыйдел” ансамбле җырчылары, биючеләре белән очрашты. Дәүләт җыр һәм бию ансамбле буларак эшли башлаганнан соң, республика ярдәмендә  төзекләндерелгән бинада аларның эшчәнлекләре белән танышты. Татар милли бизәкләрен, чигүләрен сәхнә киемнәрендә чагылдыруга һәм һәр бию өчен аерым тегелгән сәхнә костюмнарына югары бәя бирде ул. Актанышта  сәнгатьне һәм мәдәниятне үстерүдә җырчылар, биючеләр династияләренең күп булуын күргәч, сезнең монда көчле команда тупланган, диде.

“Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышларын караганнан соң, Ирада Әюпова узган ел эшчәнлеген башлап җибәргән Актаныш муниципаль драма театры башкаруында Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” тарихи драмасыннан өзек карады. Сәхнә бизәлешен, татар байларының борынгы затлы киемнәрен, театрда кулланылган орыш-биюләрнең зур осталык белән башкарылуын, артистларның образларны гәүдәләндерүен   анализлап, Актаныш үзенең музыкаль драма театры белән татар сәнгатен яңа баскычка күтәрәчәк, дигән фикерен белдерде. Татар сәхнәсе бүген моның өчен өлгергән, ә Актаныш  аны башкарып чыгарга сәләтле. Актанышта моның өчен тулы мөмкинлекләр бар. Актаныш сәнгать мәктәбенә илкүләм проект ярдәмендә быел 8 миллионнан артык музыкаль инструментлар кайтуы да моның өчен инде Актанышта ныклы база булуын бәян итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International