РАЙОН БАШЛЫГЫ ЭНГЕЛЬ ФӘТТАХОВ ТР МӘДӘНИЯТ МИНИСТРЫ ИРАДА ӘЮПОВА БЕЛӘН АКТАНЫШНЫҢ МӘДӘНИ МИРАС ОБЪЕКТЛАРЫН КАРАДЫ (ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

2020 елның 14 августы, җомга

Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова Актанышта эшлекле сәфәрдә булып китте. . Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов һәм Ирада Хафизҗан кызы Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат эшчәнлеге белән танышты. "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы белән очрашудан соң җитәкчеләр Актанышның мәдәни объектларын карадылар. Мәдәният паркы, үзәк китапханә, балалар сәнгать мәктәбендә булганнан соң, районның мәдәният хезмәткәрләре, клуб мөдирләре белән очрашу узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International