Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Беренче булып ветеранны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, Аккүз авыл җирлеге башлыгы Галя Имамова тәбрикләде.
Хөрмәтле студентлар, педагоглар!
Сезне искиткеч бәйрәм – Россия студентлары көне белән котлыйм!
Студент еллары - ул һәр кеше тормышында иң якты чор. Нәкъ менә шушы чорда тормыш юлы юнәлеше билгеләнә, булачак шәхси һәм һөнәри уңышларга нигез салына. Тормыш тулылыгы, бай тәэсирләр буенча бу елларны башкалары белән чагыштырып булмый. Һөнәри эшчәнлектә беренче адымнар ясап, сез үз киләчәгегезгә юл билгелисез.
Барлык студентларга кышкы сессияне уңышлы тәмамлауларын, максатчанлык, сәламәтлек, шәхси тормышыгызда мәхәббәт һәм бәхет телим! Студент еллар, яшьлек энергиясе сезнең белән мәңгегә калсын, ә хәзерге вакытта туган нәтиҗәле идеяләр киләчәктә бөтен җәмгыять файдасына тормышка ашсын.
Хөрмәтле студентлар сезнең һәммәгезне дә районкүләм студентлар белән очрашуга көтеп калам! Бәйрәмегез күңелле үтсен!
Проект сайтында катнашу өчен www.pensionfg.ru «Расписание» бүлегендә дәресне үткәрү датасын һәм вакытын сайларга, үзара бәйләнешне оештыру өчен контактлы зат турында мәгълүмат күрсәтеп, гариза бирергә кирәк. Электрон почтага теркәлгәннән соң, онлайн-дәрескә тоташтыру өчен сылтама килеп ирешәчәк.
22-24 гыйнварда Зәйдә элеккеге район башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш турниры булып узды. Турнирда Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан 305 иң көчле спортчы катнашты.
.jpg)
Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
18 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә.
Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыртормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ.
Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
Юллар аркылы чыкканда, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Актанышта район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә һәр атнаны мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре белән атналык киңәшмә уза. Атналык эшчәнлеккә нәтиҗә ясала, бурыч-максатлар куела. Аңа кадәр ике ел дәвамында директорлар, мөдирләр “Лидерлык дәресләре” программасы кысаларында Татарстанның һәм Россиянең алдынгы карашлы педагоглары, профессорлары һәм фән эшлеклеләреннән, галимнәрдән эксклюзив курслар алды. Үзләренең яңача эшләү модельләрен булдырып, имтихан тоттылар алар. Хәзер аларның район мәгариф өлкәсендәге эшчәнлекләре буенча һәр кайсының үз рейтингы бар. Шул рейтинг нәтиҗәләренә нигезләнеп, мәктәпләргә директорлар билгеләнә. Актаныш гимназиясе, Актанышның 2 нче мәктәбе һәм Байсар мәктәбендә директорлар алышыну да шуның белән бәйле.
Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды(+ВИДЕО)