Ахун авылында гомер кичерүче Флүдә Сәлах кызы Әсәдуллина 24 гыйнварда үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. Флүдә әбигә 90 яшь тулды. 90 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү күптән матур бер традициягә әйләнде. Авыл җирлеге җитәкчеләре, район хакимияте вәкилләре катнашында тулы бер делегация ветеранның өенә барып, бүләкләрен тапшыра, изге теләкләрен тели бу көнне. Шул вакытта өлкәннәр йөзендәге шатлык - сөенечне күрсәгез. Мөлдерәгән күзләрендә яшь бөртекләре булыр , иреннәре дога аша рәхмәт сүзләрен кабатлар. Яшь яшәгән, ашын ашаган өлкәннәрнең күңелләрен күрү өчен бик күп кирәкми шул.
Флүдә әби бүгенге көндә улы һәм килене белән гомер кичерә. Әбекәй йөзе ачык, күңеле күтәренке. Хуҗалыкта ферма мөдире булып эшләгән әбекәй өч улы, бер кызы, кияү-киленнәре, оныклары тәрбиясен, ихтирамын тоеп, бәрәкәтле тормышта яши.
Бүгенге тормышыннан бик кәнагәть әбекәй. Шулай булмыйни, җылы өе, табын тулы сые бар. Таяныр терәге - улы, килене. Балалар, оныклар да бу йортта еш кунак, әниләренең хәлен белешеп кенә торалар. Юбилее белән котлап килүчеләргә дә ихлас рәхмәтләрен белдерде ул.
Беренче булып ветеранны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, Аккүз авыл җирлеге башлыгы Галя Имамова тәбрикләде.
Юбилярга изге теләкләр юлламасы тапшырдылар алар.
Флүдә әбигә киләчәктә дә якыннары янәшәсендә булып,сәламәтлек белән бәхетле картлык кичерүен телибез.