Хөрмәтле студентлар, педагоглар!
Сезне искиткеч бәйрәм – Россия студентлары көне белән котлыйм!
Студент еллары - ул һәр кеше тормышында иң якты чор. Нәкъ менә шушы чорда тормыш юлы юнәлеше билгеләнә, булачак шәхси һәм һөнәри уңышларга нигез салына. Тормыш тулылыгы, бай тәэсирләр буенча бу елларны башкалары белән чагыштырып булмый. Һөнәри эшчәнлектә беренче адымнар ясап, сез үз киләчәгегезгә юл билгелисез.
Барлык студентларга кышкы сессияне уңышлы тәмамлауларын, максатчанлык, сәламәтлек, шәхси тормышыгызда мәхәббәт һәм бәхет телим! Студент еллар, яшьлек энергиясе сезнең белән мәңгегә калсын, ә хәзерге вакытта туган нәтиҗәле идеяләр киләчәктә бөтен җәмгыять файдасына тормышка ашсын.
Хөрмәтле студентлар сезнең һәммәгезне дә районкүләм студентлар белән очрашуга көтеп калам! Бәйрәмегез күңелле үтсен!