МӘГАРИФ – ГАДИ ДӘ, КАТЛАУЛЫ ДА: УКЫТУЧЫГА УКУЧЫДАН НИЧЕК ӨЙРӘНЕРГӘ?

2021 елның 23 гыйнвары, шимбә

Актанышта район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә һәр атнаны мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре белән атналык киңәшмә уза. Атналык эшчәнлеккә нәтиҗә ясала, бурыч-максатлар куела. Аңа кадәр ике ел дәвамында директорлар, мөдирләр “Лидерлык дәресләре” программасы кысаларында Татарстанның һәм Россиянең алдынгы карашлы педагоглары, профессорлары һәм фән эшлеклеләреннән, галимнәрдән эксклюзив курслар алды. Үзләренең яңача эшләү модельләрен булдырып, имтихан тоттылар алар. Хәзер аларның район мәгариф өлкәсендәге эшчәнлекләре буенча һәр кайсының үз рейтингы бар. Шул рейтинг нәтиҗәләренә нигезләнеп, мәктәпләргә директорлар билгеләнә. Актаныш гимназиясе, Актанышның 2 нче мәктәбе һәм Байсар мәктәбендә директорлар алышыну да шуның белән бәйле.

Актаныш быел Татарстан Республикасы  мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык республика август киңәшмәсен үткәрәчәк. Елның беренче киңәшмәсендә  конференциягә әзерлек эшләрен башлау, бурыч-максатлар билгеләү мәсьәләләре каралды.

Актаныш мәгарифе нинди яңалык тәкъдим итәчәк? Мәгариф эшчәнлегебез нинди? Моның өчен районда, иң элек,  белем бирүче һәр укытучының белем тирәнлеге, даими эзләнүе, укучылар белән практик эшләве “Мәгариф:теориядән практика” һөнәри бәйге аша тикшерелде. Укытучылар яңача эшләү алымнары, укучылар белән элемтә урнаштыру, аралашу һәм төрле тормыш ситуацияләре аша чыгу, үзләре үк ТДИ һәм БДИ бирү  буенча имтихан тоткан. Нинди проблемалар ачыкланды соң? Кайбер укытучыларның XXI гасыр – заман югарылыгында белем бирүдә үзләренең белем алулары, үзлектән эшләүләре укучылардан  калыша. Ситуатив биремнәрне чишү дә укучылар һәм ата-аналар белән эшчәнлекне яхшырту,  җанландыру кирәклеген искәртә.

XXI гасыр  мәгариф системасы үзенең киңкырлы үсеше,  тиз үзгәрүчән, сыгылмалы һәм шул ук вакытта тотрыклы булуы белән үзенчәлекле. Бүген укучыларга белем бирү барышында һәр очрак буенча берничә фикернең яшәргә хаклы булуы аңлатыла. Дебатлар аша да капма-каршы фикернең дөреслеккә туры килүен аңлата, раслый балалар. Укучы кечкенәдән тормышта һәм җәмгыятьтә берничә фикернең үзара ярашып яшәргә хаклы булуын өйрәнеп үсә. Яңача фикерләүче, тормышта конфликт тудырмый, бергәләп яшәргә, эшләргә, иҗат итәргә сәләтле замана яшьләре илебезнең киләчәк үсешен формалаштырачак. Әлеге максатларга ирешү укытучыдан һәм директорлар корпусыннан даими үсештә, хәрәкәттә  булуны,  тиз һәм йөгерек уйлауны, капма-каршы ситуацияләрдә дә уңай чишелеш табуны, укучы өчен үрнәк, авторитет булуны таләп итә. Бу – бик авыр хезмәт. Яшь барган саен хәрәкәтләр салмаклана, үз өстендә эшләмисең икән фикерләү дәрәҗәң, акыл үсеше дә катып кала. Шуңа да кадрлар мәсьәләсе – гомер буе укырга, үсештә эшләргә сәләтле мөгаллимнәр командасы булдыру аеруча кискен тора бүген.

Мәктәп һәм район эшчәнлегенә бәя бирүче тагын бер төп критерий – укучыларның фән олимпиадаларында республика, Рәсәй югарылыгында ирешкән уңышлары. Актанышта бу уңайдан фән олимпиадаларына әзерлекнең отышлы алымы барлыкка килде. Барлык укучылар да җәлеп ителә һәм  әзерлек эшләре ел дәвамында бара. БДИ биремнәрен уку елы башыннан ук эшләп карап, укучыларны ел дәвамында имтиханга әзерләү дә Актанышның үрнәк алымы.

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе  рәисе  Марат Әхмәтов та татар телен саклауда,

республика мәгарифен үстерүдә Актаныш тәҗрибәсен өйрәнгәннән соң, укучыларның һәм укытучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч бирүче унөч төрдә конкурс һәм грантлар системасын, финанс яктан тәэмин ителешен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән булдырды. Матур нәтиҗәләр күрсәтеп,  август киңәшмәсендә балаларның иҗади сәләтен үстерүдәге тәҗрибә белән уртаклашу бурычы да тора актанышлылар алдында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International