ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Иске Җияш авылында бүген өр-яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеп куллануга тапшырылды. Тантаналы чарада "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гөбәйдуллин, Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов һәм район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев катнашты.

Пучы авылында бүген өй туе - җирле хакимият ниһаять йортлы булды. "Авыл Советлары башкарма комитетлары биналарын төзү" дәүләт программасы кысаларында биредә өр-яңа бина сафка басты.
Тантаналы чарада "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гөбәйдуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин һәм Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов катнашты.

Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге казанышлары, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Пучы авыл җирлеге Башкарма комитет рәисе Нуртдинов Нияз Зәйнетдин улы "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде

"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гөбәйдуллин һәм Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов, Әнәк авылында Шәймиев Шәрип Шәймөхәммәт улының һәм Шәймиева Нәгыймә Сафиулла кызының каберләренә зиярәт кылып чәчкләр салдылар.

Хәрби хезмәттән качып йөрүче 3 райондашыбызга карата җинаять эше кузгатылачак. Тагын 10 ир-егеткә карата материаллар әзерләнә. 1 кешегә 500 сум күләмендә штраф салынды. Бу хакта район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов хәбәр итә.


2
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар!Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:

Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе

Татарстан Республикасы территориясендә

18 сәгатьтән. 2 ноябрьдән 11 сәгатькә кадәр. 3 ноябрь, 2021 ел.

Төнлә һәм иртән 2021 елның 3 ноябрендә Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр  тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Хезмәт хакын вакытында түләмәсәләр – хәбәр ит!

Актанышцы могут обратиться в ГИС «Народный контроль» по направлению «серый» рынок труда



31
октябрь, 2021 ел
якшәмбе

Актанышның өченче мәктәбе һәм беренче гимназиясе
Гимназия-интернат урнашкан бина 2005 елда Актаныш авылының 3 нче санлы мәктәбе буларак ачыла. Район үзәгенең яңа кварталында («57 нче бистә») ул вакытта ике әһәмиятле социаль объект төзелә: шушы мәктәп һәм аның янында ук «Лачын» боз спорт сарае. Олы тантанага Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International