Пучы авылында өй туе

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Пучы авылында бүген өй туе - җирле хакимият ниһаять йортлы булды. "Авыл Советлары башкарма комитетлары биналарын төзү" дәүләт программасы кысаларында биредә өр-яңа бина сафка басты.
Тантаналы чарада "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гөбәйдуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин һәм Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов катнашты.
- Президентыбыз Рөстәм Нургали улына, Дәүләт Советына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Пучы авылы Актанышның икенче район үзәге дип әйтсәк тә арттыру булмас. Тарихка күз салсак, элегерәк үзәк булган җирлек ул безнең. Республикабызның беренче Илбашчысын, якташыбыз - Минтимер Шәрип улын биргән җирлек. Җирле хакимиятнең хуҗалык идарәсе бинасының бер өлешендә акча түләп утыруы бер дә килешми иде. Рәхмәт! Менә ниһаять авылның үзәгендә үзенә җәлеп итеп торган бина төзелде. Республика җитәкчелегенә, Әгъзам Саматович, шәхсән сезгә, әлеге эшне башкаруда үз өлешен керткән һәркемгә ихлас рәхмәтләремне җиткерәм! - дип тәбрикләүләрен җиткерде Энгель Фәттахов.
Пучы авылындагы хакимият йорты районда икенче булып төзелде. Күптән түгел мондый бәхет беренчеләрдән булып Киров җирлегенә елмайган иде. 4 җирлектә авыл Советлары башкарма комитетлары биналары төзекләндерелде. ә гомүмән алганда, дәүләт программасы кысаларында, республикада 2017 елдан башлап 56 яңа бина төзелгән, 224 авыл Советы бинасына капиталь төзекләндерелгән. "Әле тагын 143 бина төзисе, 300гә якын биналарны төзекләндерәсе бар" дип искәртте Әгъзам Гөбәйдуллин.
Тантана барышында Пучы авыл җирлеге рәисе Нияз Нуртдинов "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International