Хәрби хезмәттән качып йөрүче 3 райондашыбызга карата җинаять эше кузгатылачак. Тагын 10 ир-егеткә карата материаллар әзерләнә. 1 кешегә 500 сум күләмендә штраф салынды. Бу хакта район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов хәбәр итә.
"Хәрби комиссариат һәм район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан хәрби чакырылышка битараф калган 18-27 яшьлек егетләрнең өйләренә барып кисәтү җиткерелде.
Быел чакырылышка аеруча катгый таләпләр куела. Көзге кампаниядә 50гә якын райондашыбыз солдат итеген кияргә тиеш. Әмма соңгы арада яшьләр бик ашыкмый.
Хәрби хезмәттән төрле сәбәпләр аркасында баш тартучылар белән эш ел ахырына кадәр дәвам итәчәк" ди хәрби комиссар.
Узган ел, качып йөргән бер егеткә карата җинаять эше ачылып, 15 мең сум күләмендә штраф салынган.