"Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" тарихы. Башлангычы. Бүгенгесе. Киләчәге...

2021 елның 31 октябре, якшәмбе

Актанышның өченче мәктәбе һәм беренче гимназиясе
Гимназия-интернат урнашкан бина 2005 елда Актаныш авылының 3 нче санлы мәктәбе буларак ачыла. Район үзәгенең яңа кварталында («57 нче бистә») ул вакытта ике әһәмиятле социаль объект төзелә: шушы мәктәп һәм аның янында ук «Лачын» боз спорт сарае. Олы тантанага Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә килә.
Беренче көннәреннән үк мәктәп аерым фәннәрне тирәнтен укыта башлый. Берничә елдан ул Актаныш гимназиясе буларак үзгәртеп корыла. Монда үз эшенең чын осталары булган укытучылар һәм җитәкчеләр хезмәт куя.


Татар дөньясының беренче гимназиясе
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның тәкъдиме белән, 2011 елда муниципаль белем бирү учреждениесе дәүләт карамагына күчә һәм хәзерге статусын ала. Моның сәбәпләре берничә була.
Ул чор – республикада мәгариф сәясәтендә үзгәрешләр вакыты. Беренчедән, сәләтле балалар белән аерым эшли торган мәктәп, гимназия һәм лицейлар ачуның кирәклеген аңлыйлар. 2012 елдан башлап КФУда IT-лицей, КММТУ-КХТИда Химик лицей, КММТУ-КАИда Инженер лицее, Иннополиста Сәләтле балалар өчен лицей-интернат ачыла. Безнең гимназия-интернат шундый профильле уку йортлары арасында беренчеләрдән булып барлыкка килде.
Икенчедән, Актанышта да, Казанда да яңа буын татар зыялылары һәм милли элита хакында уйланулар һәм борчулар вакыты иде бу. Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, бөек драматург Туфан Миңнуллинның тырышлыгы һәм үҗәтлеге аркасында, 2011 елда Казанда Ф. Аитова исемендәге 12 нче гимназия – зыялы татар кызларын тәрбияли торган уку йортының яңа бинасы ачылган иде.
Шундый вазгыятьтә республика җитәкчелеге сәләтле балаларны туплап, аларга сыйфатлы белем һәм күркәм тәрбия бирә торган дәүләт гимназиясен оештырырга карар кылды.

Гимназиядән беркайчан да кунаклар өзелмәде. Алар укучылар белән аралашып, белем һәм тәҗрибәләрен уртаклашыр өчен генә түгел, үзләренә дә яңа фикер һәм идеяләр алыр өчен киләләр.


Яңа үрләр яулап
Эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк гимназия-интернат татар җәмәгатьчелегенең һәм Татарстан һәм Россия мәгариф хезмәткәрләренең күз уңында булды. 2011 елның сентябрендә эшебезгә Туфан Миңнуллин (1935 – 2012) фатихасын биреп калдырды. Шул ук елда Күзәтүчеләр шурасы оешты, гимназия-интернатның стратегиясе билгеләнде.
2012-2013 уку елы дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән хезмәттәшлек алып бардык. Депутатлар Актанышка килеп, гимназия укучылары белән очрашулар һәм дәресләр үткәрде. Укучылар исә республика парламентында кунак булып, спикер Фәрит Мөхәммәтшин белән очраштылар.
2012 елның җәендә беренче тапкыр «Бүләк» интернаты базасында төбәкара профильле смена оештырылды. Анда Актаныш балалары белән бергә, Польшадан килгән татар балалары төркеме дә ял итте.


Киләчәккә ныклы адымнар белән
2016 елда гимназиянең яңа интернаты – «Нөркә» кампусы – сафка басты, уку йортының юбилей кичәсе үткәрелде.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International