ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2022 ел
сишәмбе

      Ел саен 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып социаль пенсияләр индексацияләнә

Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев Татарстанда җәй кайчан башланачагы турында сөйләде.

Телевизион каланчаларда планлы төзекләндерү эшләре барышында  9:00 дан 15:00 сәг кадәр аналог (ТНВ каналы) һәм цифрлы сигналлар аерылу сәбәпле түбәндәге авыл җирлекләрендә телевизорлар күрсәтмәячәк.


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген, 12.40 сәгатьтә, алдан хәбәр ителгәнчә рәсми рәвештә "Россграм" челтәре эшли башларга тиеш иде. Башта партнерлар (ММЧ, спонсорлар, инвесторлар), аннары блогерлар өчен һәм апрель аенда калган кулланучылар өчен эшли башлаячак дип анонсланган иде ул. Әлегә ул эшләтеп җибәрелмәгән.

Төбәкләрдә әкренләп коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләрне бетерәләр, QR-кодлар артыннан битлек режимы да тәмамланып килә.

Район башлыгы Энгель Фәттахов районның урта мәктәпләре җитәкчеләре һәм укыту эше буенча урынбасарлары катнашында бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча киңәшмә үткәрде. Төп максат - йомгаклау аттестациясен уңышлы тапшыру. Киңәшмәдә, райондагы һәр чыгарылыш сыйныф укучысының имтиханнарга әзерлеге күздән кичерелде. 

Актанышта район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә атна саен мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре белән атналык киңәшмә уза. 

АКШның Майами шәһәрендә (Флорида штаты) яшәүче милләттәшләребез татарча рәхәтләнеп Сабан туе гөрләтте.

"Ак инеш" бию ансамбле "Весенние выкрутасы - 2022" балалар һәм яшьләр сәнгатенең халыкара фестиваль-бәйгесендә катнашып Гран-При яулады! Яшь талантларыбызны һәм җитәкчесе Лилия Фәтхуллинаны ихластан котлыйбыз!

26 март көнне Казанда «Уңышка юл» («Путь к успеху») ХI халыкара эстрада җыры фестивале конкурсы узды. Актаныш сәнгать мәктәбенең "Тамчы" вокал ансамбле 1 дәрәҗә  Диплом белән бүләкләнде. Ялгыз җыр номинациясендә Ленара Фәрдиева, Нәфисә Шәехова һәм Әминә Зиннурова 2 нче урынга ия булдылар. Остазлары - Лилия Мостафинаны, сәләтле егет-кызларыбызны зур җиңү белән ихластан котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International