Мондый мәгълүматларны Татарстан Росреестры һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы китерә.
2022 елның 29 июненнән Татарстан Росреестры һәм КФҮ кәгазьсез документлар әйләнешенә күчә торган үзгәрешләр үз көченә керә.
Әлеге мәгълүматлар яртыеллык нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе коллегиясе утырышында яңгырады
2022 нче елның 20 нче июненнән 1 нче июленә кадәр вакыт аралыгында чит илләрдә күрсәтелгән туристик хезмәтләр һәм йогышлы авырулар буенча хезмәтләр хакында “кайнар элемтә” оештырыла
Актанышның данлыклы "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле шушы көннәрдә Екатеринбургта узган өлкә Сабан туенда катнашты
23-26 июнь көннәрендә Актанышта классик шахмат буенча авыл районнары һәм кечкенә шәһәрләр арасында Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Саба районының Миңгәр авылында узган зур көрәш турнирында атларга атланып та көрәштеләр.
Әлеге исемлекне танылган журналист, эзләнүче Михаил Черепанов тәкъдим итте.
Турнирда, төрле авырлык категориясендә, 25 илдән 200 дән артык көрәшче бил сынады
Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү.
Бүген, 2022 елның 27 июнендә, 14 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 25-27 м/с га кадәр, яшенле, яңгырлы, бозлы яңгыр көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бушулайукҗәмәгать транспорты тукталышларына, төзелепбетмәгәнбиналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юлбилгеләреннән, электрлинияләреннәнерагракторыргакирәк.
4. Зурагачларянындабулырга, шулайукаларянында автотранспорт куяргаярамый-җилөзгәнботакларзуркуркынычтудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелепкилүче яки ремонтланаторганбиналарянындамондыйкуркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.