Меңнәр авылы егете Рәфил Галиев аударышта 60 кг. үлчәмдә икенче урынны яулады

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Саба районының Миңгәр авылында узган зур көрәш турнирында атларга атланып та көрәштеләр. Меңнәр авылы егете Рәфил Галиев аударышта 60 кг. үлчәмдә икенче урынны яулады (фотода өстәге рәттә сулдан беренче). Ихластан котлыйбыз үзен!

"Аударыш" - татар милли спорт төре. Бу уенны атларда көрәш дип тә атыйлар – милли көрәш белән уртак сыйфатлары күп. «Аударыш» революциягә кадәр бар татар авылларында үткәрелеп килгән. Аның соңгы тапкыр 1917 елда узуы билгеле. Йөз елдан артык вакыт үтсә дә, борынгы татар милли уены янә аренага әйләнеп кайта. Хәтерләсәгез, көрәшче-җайдаклар 2021 елда актаныш Сабан туе мәйданының да төп бизәге булган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International