Илназ Шәмсиев дөнья чемпионы исемен яулады

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

24-26 июнь көннәрендә Саба районының Миңгәр авылында узган яшьүсмерләр арасында милли көрәш буенча дөнья чемпионатында Әнәк авылы егете Илназ Шәмсиевка тиңнәр булмады. 75 кг авырлыкта көрәшеп дөнья чемпионы исемен яулады ул. 
Әлеге мәртәбәле турнирда, төрле авырлык категориясендә, 25 илдән 200 дән артык көрәшче бил сынады. Быел үзгә буларак, биредә яшьләр арасында дөнья беренчелеге һәм комдагы көрәш буенча дөнья чемпионаты да узды. 
Илназны һәм остазлары Садри Әнис, Илфир Әнвәровны ихластан котлыйбыз! Афәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International