Күчемсез милекне рәсмиләштерүгә документлар биргәндә татарстанлылар өчен нәрсә үзгәрәчәк 

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Әлеге эш «стоп-кәгазь» проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла, ул электрон документ әйләнешен яхшыртуга, архивларны цифрлаштыруга һәм кәгазьдә саклана торган мәгълүмат санын минимальләштерүгә юнәлдерелгән. 

Хәзер күчемсез милек объектын кадастр исәбенә кую яки хокукларны теркәү өчен күп функцияле үзәккә кергән документларны КФҮ хезмәткәре электрон документ формасына әйләндерәчәк, көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән раслаячак һәм Татарстан Росреестрына электрон рәвештә, якланган элемтә каналлары аша җибәрәчәк. Кәгазь документлар электрон рәвешкә күчерелгәннән соң, алар әзер документларны күп функцияле үзәкләр офисларында бирү датасына кадәр сакланачак. Элегрәк аларны Кфүтән Росреестрга һәм кирегә илтәләр иде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International