ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2022 ел
җомга

"Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе - 2022" бәйгесенең зона этабында җиңү яулап, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вахитова Зәлинә Назыйф кызы республика этабында катнашу хокукы алды.


1
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Технологик техникумда узган мәгариф учрежденияләре җитәкчеләренең чираттагы киңәшмәсендә, "Иң яхшы мәктәп ашханәсе" бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләре бүләкләнде. 

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина Әзербәйҗан Республикасында Татарстан Республикасы делегациясе эшендә катнашты.

Якташыбыз, Г. Камал театрында рәссам булып эшлэуче Ибраһимов Булат Фаил улына Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде.

Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең барлык үзенчәлекләрен дә искә алып, безнең районда да бу ункөнлекнең чаралар планы төзелде. Башка еллардан үзгә буларак, быелгы чаралар эчтәлеге ягыннан да, куелган максаты ягыннан да тагы да баетылды, өстәмәләр кертелде.


30
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 10 аенда Актаныш районында теркәлгән 17 юл-транспорт һалакәтендә 3 кеше һаләк булган (узган елның шушы чорында -4), 17 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган (узган ел – 21 кеше).

Бүген хакимияттә район Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Алмаз улы җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. 

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

2022 елның 1 декабрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

 

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә.

Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыртормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ.

Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.

Туманда хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең ару-талуы арта. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильнең томан эчендә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән була. Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә – гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында трассаны узмаска кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә.

Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Пучы Балалар иҗат үзәгенә көрәш түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз 26 ноябрь көнне Минзәлә шәһәрендә районара билбау көрәше ярышында катнаштылар.

Район мәдәният сараенда бүген Әниләр көненә багышланган зур, күңелле чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International