"Идел йорт" төбакара бәйгесендә Иске Кормаш авылы халык театры 2 нче дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булып, Диплом һәм 75 мең сум акчалата премия белән бүләкләнде . "Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы" номинациясендәиң яшь артисты Таңсылу Фаррахова хөрмәткә лаек булды.
Пучы халык театры дипломант исеменә ия булды. Шулай ук диплом hәм 20 000 акчалата премия белән бүләкләнде. Театр сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен Фатхетдинова Регина Ринат кызы "Иң яхшы режиссура" номинациясендә җиңү яулады. Ихластан котлыйбыз!