Бүген район Башлыгы Ленар Зарипов районыбызның 6 гаиләсенә тузган торактан күчерү программасы кысаларында яңа фатир ачкычларын тапшырды.
"Исән-сау булып, Яңа елларны шушы өйләрдә үткәреп, сәламәт булып яшәргә язсын" дигән теләкләрен җиткерде ул.
Күпләрдә сорау тугандыр, кайсы йортлар яраксыз, җимерү дәрәҗәсендә микән? Мәктәп урамындагы 7, 15 санлы йорт-бараклар бик какшаган, тузган. Биредә яшәгән якташларыбыз Юбилей урамына күченделәр.
Сирина Шәехова, Актаныш районы Башкарма комитетының торак секторы җитәкчесе:
Муниципаль фонд тарафыннан 6 гаиләгә фатир бирелә, 2 милекчәгә исә компенсацион түләү билгеләнгән. Фатирларга капиталь ремонтлар ясалды.
Ремонтны Рәсим Шириев җитәкчелегендә «Строймусс» оешмасы башкарган.
Рәсим Риф улы:
Ремонт эшләрен 15ноябрьләр тирәсендә башлап җибәргән идек, кыска гына вакыт эчендә тәмамладык. Идәннәр, тәрәзәләр, түшәмнәр, ишекләр, һ.б. алмашынды, ясалды.

Барлыгы 4 400 000 сум акча тотылган ремонтка. Фатирлар якты, заманча, ишекләрдән килеп керү белән нур бөркелә.
Район башлыгы Ленар Зарипов Рәсим Шириевның хезмәтен югары бәяләп Рәхмәт хаты тапшырды