“Яшьлек” үзәге бүген уку алдынгыларын, фән олимпиадаларында җиңүчеләрне, спортта яхшы күрсәткечләргә ирешкән укучыларны үзенә җыйды. Мәктәп тормышында кайнап яшәүче 100 укучы ел саен үткәрелә торган район башлыгы чыршысында катнашты.
Район башлыгы Ленар Зарипов укучылаларны бәйрәм белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде: “Сезне чын күңелдән якынлашып килүче 2023 ел белән тәбрик итәм. Агымдагы елда ничек тырышып укыгансыз, алдагы елда да, сәламәт булып, яңадан-яңа уңышларга ирешеп яшәгез. Район, Республика күләмендә генә түгел, бөтен Рәсәй күләмендә дөньяга кирәкле шәхесләр булып үсегез! Гади булырга курыкмагыз. Һәрвакытта да кеше булып калыгыз. Дөньяда иң авыр әйбер – Кеше булып калу” дип ассызыклады ул.
Һәр балага махсус бүләк – истәлек медале һәм Кыш Бабай күхчтәнәче тапшырылды. С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары бәйрәм тамашасын тәкъдим иттеләр.