ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

 27 декабрь көнне сәгать 9:00 дә Актаныш районының Ленин паркы каршындагы мәйданда, авыл хуҗалыгы идарәсе көчләре белән,  шәхси хуҗалыклар, авыл хуҗалыклары  һәм фермерлык хуҗалыкларын җәлеп итеп кышкы ярмарка оештырылачак.

  Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең  3 нче класс укучысы Хафизова Айназ  “Салават  күпере” журналы редакциясе оештырган  “Матур сүз” конкурсында Ф.Яруллинның “Әни, синең хәер-фатихаң” шигыре белән катнашып, 3 нче урын алды.

24
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бәя күтәрелү рубль курсы төшү һәм банк кредитларының ставкасы арту белән бәйле

23
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Югары Яхшый мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Рахматуллина Әлфия Казанда уздырылган “Кирилл һәм Мефодий” тикшеренү эшендә катнашты. 
22 декабрь көнне Кадет интернат-мәктәбе базасында татар әдәбияте фәненнән бөтен рәсәй олимпиадасының район этапы узды.
Яңа Әлем мәктәбенең 7 сыйныф укучысы призер булды
Бүген  Актанышның 1 нче санлы мәктәбе базасында 7, 8, 9, 10, 11 сыйныф укучылары арасында рус теленнән олимпиада үтә. 
25 нче декабрь көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгында төрле олимпиадалар җиңүчеләрен, мәктәпнең җәмәгатьчелек тормышы лидерларын, уку алдынгыларын, фестиваль һәм спорт ярышлары җиңүчеләрен котлаячаклар. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашындагы чарада тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры, гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Шәйхин Айдар һәм аның укытучысы Миләүшә Абдуллина да катнашачак.
"Солдат сугышны үзе сайламый" дигән темага батырлык дәресе.
25 декабрь көнне Актанышта социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортларны ачу тантанасы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International